+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 август 2016, 02:00

Иң кешелекле кешеләр көне

Берләшкән Милләтләр Оешмасының 2008 елның 11 декабрендәге карары белән 19 август Бөтендөнья гуманитар ярдәм көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн гуманитар ярдәм күрсәтү эшчәнлегенә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү җәһәтеннән мөһим әһәмияткә ия. Шулай ук бу көн гуманитар ярдәм күрсәтүдә илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, бу өлкәдә эшләүчеләргә хөрмәт күрсәтү кирәклеген искәртә.

Белгечләр фикеренчә, соңгы елларда җәмгыять һәртөрле кризис һәм һәлакәтләргә тиз һәм нәтиҗәле җавап бирә, аларны булдырмау юлларын эзли. Әлбәттә инде, бу – меңнәрчә кешеләрнең үз-үзен аямый эшләве нәтиҗәсе. Алар өчен бәлага таручының нинди дингә, расага яисә җенескә каравы мөһим түгел, алар кемнең кем булуына карамастан, ярдәмгә ашыга.

Башкаларның гомерен коткару өчен үзләре һәлак булган батырларны хәтерләү көне дә бу. Андый батырларның берсе – Берләшкән Милләтләр Оешмасы хезмәткәре Сержиу Виейра ди Меллу. Ул 2003 елның 19 августында Багдад шәһәрендә кунакханә шартлаган вакытта һәлак булган.
Читайте нас: