Флаг, Герб һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, алар рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, горурлык хисен чагылдыра, халыкның милли-мәдәни үзенчәлегенең нигезен тәшкил итә. Нәкъ менә үз илеңнең дәүләт символларына ихтирам белән һәркайсыбызның гражданлык һәм патриотик үзаңы формалаша башлый, Ватанны ярату хисе тәрбияләнә.
Аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг, тарихи чорларны үтеп, 1994 елда яңадан Русиянең дәүләт символы статусын алды. Илебез нәтиҗәле үсеш кичерә, дөньяның бөек державасы статусын кайтара. Хәзер безнең дәүләт флагын Җир шарының барлык почмакларында да беләләр. Андагы һәр төс үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм бәйсезлекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм куәтне чагылдыра. Әлеге сыйфатлар безнең җәмгыятьне берләштерә, илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген чагылдыра.