+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 август 2016, 02:00

Елмаеп-көлеп яшәде

Юрий Никулинның исеме совет кинематографыннан аерылгысыз. Кеше көлдерү сәләте булганга, актер ешрак экранда комик рольләр башкара. Хәер, драматик рольләрдә дә уңышлы чыгыш ясый.

Булачак актер зур булмаган Демидов шәһәрендә дөньяга килгән. Мәктәп эскә­миясеннән үк фронтка киткән, фин һәм икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Армиядән соң кинематография институтына укырга керергә ниятли, әмма комиссия аны, ямьсез дип санап, кабул итми. Мәскәүнең театр училищеларында да егеткә уңыш елмаймый. Шуннан Юрий Никулин балачак хыялын тормышка ашырырга уйлый, Мәскәү циркы каршында эшләп килүче цирк студиясенә юл тота һәм билгеле клоун Карандаш төркеменә алына. 1950 елда укуын тәмамлый һәм циркта чыгыш ясый башлый. Комик артист буларак 31 ел эшли, ә аннары циркның баш режиссеры вазыйфасына тәгаенләнә. Кинода төшү форсаты да табыла. “Девушка с гитарой” фильмыннан башланып киткән кинокарьера уңышлы гына дәвам итә. Бигрәк тә “Кавказская пленница”, “Операция “Ы”, “Ко мне, Мухтар!”, “Бриллиантовая рука”, “Семь стариков и одна девушка”, “Они сражались за Родину” кебек фильмнар аңа танылу китерә. Кинодагы рольләре аша Юрий Никулин Советлар Союзының барлык республикаларында популярлык яулый. 1973 елда аңа “СССРның халык артисты” исеме бирелә. Туксанынчы елларда ул телевидениедә юмористик тапшыру алып бара. Төрле елларда юмористның тугыз китабы чыга. 1997 елның 21 августында, йөрәгенә операциядән соң хәле начараеп, үлә.

Артистның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән Русиянең төрле шәһәрләрендә мемориаль такталар, күпсанлы һәйкәлләр куелган. Хабаровск, Курск, Иркутск, Сочида һәм актерның туган шәһәре Демидовта да бар алар. Актер эшләгән циркка аның исеме бирелгән.
Читайте нас: