+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 август 2016, 02:00

Коллыкка — “юк” дибез!

Һәр ел саен 23 августта дөньяда Коллар белән сәүдә итү корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Ул 1791 елдан башлап билгеләнә. Нәкъ шул елда Сан-Доминго һәм Гаити коллары восстаниегә күтәрелә һәм ул коллык системасын бетерүдәге тәүге зур адым булып санала.

Бүгенге көндә дөньядагы колларның төгәл генә саны билгеле түгел. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта төрле илләрдә 20, 9 миллион кеше коллыкта исәпләнә. Ел саен әлеге сан 700 меңгә арта бара.

Дөньяда коллар белән сәүдә итү корбаннарын искә алу көне төрлечә билгеленә. Кемдер бу датага бөтенләй игътибар бирми, кемдер музей ача, кемдер коллык корбаннарын искә алу чарасы үткәрә. Мисалга, өченче меңьеллык башында Американың Огайо штатында шушы дата уңаеннан музей ачылса, Сенегал ярларының Гори утравында ел да коллар белән сәүдә итү корбаннарын искә алу чарасы уздырыла.
Читайте нас: