1943 елның 5 июленнән 23 августка кадәр дәвам иткән Курск дугасындагы алыш Бөек Ватан сугышында хәлиткечләрнең берсе булып тора. Совет һәм Русия тарих фәнендә бу алыш өч өлешкә бүленеп карала: 5 июльдән 23енә кадәр дәвам иткән Курск оборона, Орел (12 июль-18 август) һәм Белгород-Харьков (3-23 август) һөҗүм операцияләре.
Кызыл Армиянең кышкы һөҗүме барышында СССР Германия фронты үзәгендә тирәнлеге – 150, киңлеге 200 чакрымга җиткән, көнбатышка юнәлгән дуга барлыкка килә. Курск дугасын бетерү максатында Германия гаскәрләре командованиесе “Цитадель” операциясен әзерли. Немец-фашист гаскәрләренең һөҗүмгә әзерләнүен белеп калып, Совет командованиесе Курск юнәлешендә вакытлыча оборонага күчәргә карар итә. Төп максат булып немец гаскәрләрен хәлсезләндерү, аннары контрһөҗүмгә күчү тора.
“Цитадель” операциясенә гитлерчылар 50 дивизия, шул исәптән 16 танк һәм моторлы дивизия туплый. Немец-фашистларның бу төркемендә 900 мең кешелек гаскәр, 10 мең туп һәм миномет, 2,7 мең танк, 2 меңнән артык самолет була. Югарыдан ярдәмне аларга 4нче һәм 6нчы һава флотлары күрсәтә.
Югары командование Ставкасы Курск алышы башланганчы биредә (Үзәк һәм Воронеж фронтлары) 1,9 миллион кешедән, 26,5 мең туп һәм минометтан, 4,9 мең танк һәм үзйөрешле туптан, 2,9 мең самолеттан торган төркем туплый. Күренүенчә, совет гаскәрләре немец-фашистлардан көч ягыннан шактый өстен була. Константин Рокоссовский җитәкчелегендәге Үзәк фронт Курск дугасын төньяктан, Николай Ватутин командалыгындагы Воронеж фронты көньяктан саклый. Фронтларның хәрби хәрәкәтләренә күзәтчелек Ставка вәкилләре – маршаллар Георгий Жуков, Александр Василевский, Александр Новиков, генерал-полковник Николай Вороновка йөкләтелә.
Курск алышы Икенче Бөтендөнья сугышының иң зур бәрелеше санала, аңа барлыгы 4 миллион солдат, 69 мең туп һәм миномет, 13 мең танк һәм үзйөрешле орудие, 12 меңгә якын самолет җәлеп ителә. Совет чыганакларыннан күренүенчә, Курск сугышында вермахт 30 дивизия, шул исәптән 7 танк дивизиясе, 500 меңгә якын солдат һәм офицерын, 3,7 мең самолет, 3 мең орудиесен югалта. Кызыл Армия югалтулары 254 мең кеше белән исәпләнә, яраланучылар – 608 мең кеше.
Курск сугышында Совет сугышчылары гаять зур батырлыклар күрсәтә. 100 меңнән артык кеше орден-медальләр белән бүләкләнә, 231 яугир Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Башкортстан яугирләре Курск алышында 6нчы армия, Орел һәм Белгород янында 1нче һәм 2нче танк армияләре составында катнаша. Алар арасыннан Мансур Абдуллинга Курск сугышындагы батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Курск сугышының 70 еллыгы уңаеннан бу шәһәрдә 2013 елның 22-23 августында үткән тантаналарда Башкортстан делегациясе дә катнашты.