+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
27 август 2016, 02:00

Хиросима кабатланмасын!

Атом-төш коралы — ул шартлау тәэсирендә атомның эчке энергиясен куллануга нигезләнгән киңкүләм юк итү коралы. Атом бомбасы — ул уран һәм плутоний изотопларының авыр төшләре чылбырлы рәвештә бүленгәндә бүленеп чыккан атом төшенең эчке энергиясен куллануга нигезләнгән бомба.

Атом бомбасы иң беренче булып 1945 елда АКШта Роберт Опенгеймер исемле галим җитәкчелегендәге физиклар тарафыннан уйлап табыла. Аны шул елның 16 июлендә Нью-Мехико штатында шартлатып карыйлар. Шул ук елда АКШ тагын ике атом бомбасы җыя, алар — “Малыш” һәм “Толстяк”. Аларның беренчесе — 6 августта Япониядәге Хиросимага, ә икенчесе 9 августта Нагасаки шәһәренә ташлана.

СССРда иң беренче атом бомбасын 1949 елда Җиде пулат (Семипалатинский) полигонда сынап карыйлар. 1953 елда Советлар Союзында термик төш, яки водород бомбасы уйлап табыла. Термик-төш бомба — ул җиңел төшле водород изотопларының (дейтерий һәм тритий) авырракларга (гелий) термик төш синтезлау реакциясе вакытында бүленеп чыккан атом төшенең эчке энергиясен куллануга нигезләнгән бомба. Яңа төр бомбаның көче Хиросимага ташланган бомбадан 20 тапкыр көчлерәк була.

Атом-төш коралын җитештерү белән беррәттән, дөньяда аны сынауга каршы хәрәкәт көчәя. 2009 елның 2 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясенең 64нче сессиясендә Халыкара атом-төш коралын сынауга каршы хәрәкәт көне игълан ителде. Ул 29 августта билгеләнә.
Читайте нас: