+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
30 август 2016, 02:00

Хатлар язам утырып, блогларымны тутырып...

Бүген Интернет челтәре нинди генә эшчәнлек төрләрен берләштерми! Компьютер артында утырып, белем алып, тәҗрибә уртаклашып, танышып, дуслашып, хәтта акча эшләп була. Үзеңне танытасың, мөмкинлекләреңне тулы күләмдә эшкә җигәсең килә икән — блог булдырырга мөмкин. Блогның бәйрәме дә бар. Ул 31 августта билгеләнә.

Блогларга кагылышлы чаралар 2005 елдан башлап төрле илләрдә уза һәм блогерлар арасында бик популяр.

Бәйрәм көненең тарихи нигезе юк. “Blog” сүзен саннар теленә күчерсәң, ул 3108не тәшкил итәчәк. Блог көнен һөнәри һәм шәхси контактларны булдыру яисә ныгыту өчен уйлап тапканнар. Үзегезне бәйрәмдә катнашучы дип тою өчен, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

Үз блогыгызда сезнең карашка иң яхшы булган блоглар турында мәгълүмат урнаштыру, авторларга сылтамалар калдыру, аларны бәйрәм белән котлау;

Блог көне турында кыска гына, кызыклы материал язу. “Блог көне” белән “Блогерлар көне”н бутап куймагыз. Икенчесе 14 июньдә билгеләнә.

Блоглар системасының килеп чыгышы студент Джастин Холл исеме белән бәйле. Ул 1994 елда Интернетта беренче көндәлек булдыра. Башлыча блоглар сирәк күренеш булса, әйтик, 2013 елда аларның саны 612 миллион тәшкил итә. Блоглар булдыру һәм алып бару өчен беренче түләүсез сервис 1990 елда дөнья күрә. Аның ярдәмендә Интернетта беренче адымнарын ясаучылар да блоглар булдыра ала. Бүген, әлбәттә, бу сан күпкә үзгәргән, интернет-ресурсларның күбәюен исәпкә дә алып булмый торгандыр.

Блогларның төрләре бихисап. Кайберләрен — аерым бер кеше, икенчеләрен коллективлар булдыра. Үз фикерләрен язып бару өчен — шәхси, бер темага берләштерелгән — тематик, бизнеска ярдәм итү, аны үстерү, сатып алучыларны эзләү өчен — бизнес-блоглар, аралашу һәм яңа контактлар булдыру өчен иҗтимагый һәм социаль блоглар бар.

Сез дә үзегезне блогер ролендә сынап карый аласыз. Бүгеннән үк “Контактта” “Кызыл таң” төркеменә керегез, кызыклы фото-, видеоматериалларыгыз, уникаль хәбәрләрегез белән бүлешегез. Иң актив авторлар ел ахырында бүләкләнәчәк. Кем әйтмешли, “Блог булдыру өчен Блок булу кирәкми!”.
Читайте нас: