+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 сентябрь 2016, 02:00

Дәһшәт уты бүген кабынган

1 сентябрьдә Бөтендөнья тынычлык көне — халыкара бәйрәм буларак билгеләнә. Нәкъ шул көнне Икенче бөтендөнья сугышы башланган, шуңа да бу көнне Ходай Тәгаләдән бөтен сугышларны туктатуны һәм Җир шарына тыныч­лык иңдерүне үтенәләр.

Тынычлык планета хал­кының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле. Тынычлык кайбер илләрдә яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала. Ел саен билгеләп үтелүче Бөтендөнья тынычлык көне миллионлаган кешене тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә.

Тынычлык ул — сабыйлар елмаюы, ак каеннар шавы, кошлар сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләкләр теләве, хезмәттән ямь һәм тәм табып сөенүе. Без боларның барысын да тоябыз, чөнки илебез тыныч­. Безнең өчен тынычлык — иң кадерле, иң изге, иң газиз олы сүз. Туган илебез тынычлыгын ата-бабаларыбыз миллионнарча корбан бәрабә­ренә кан коеп яулап алды. Юк, без сугышны күрмәдек, әмма сугыш афәтенең никадәр коточкыч, дәһшәтле булуын беләбез, чөнки сугыш бетүгә 70 елдан артык вакыт үтүгә карамастан, өлкән буыннарга ул салган яралар һаман төзәлми. Ветераннарыбыз, әле дә булса сыкрап: ”Сугыш кына була күрмә­сен!”, — дип кабатлый.
Читайте нас: