+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
3 сентябрь 2016, 02:00

Террорчылыкка — юк!

Ел саен 3 сентябрьдә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек кө­не билгеләнә. Бу дата “Русиядә хәрби дан көннәре ту­рын­да” федераль закон­га ярашлы һәм 2004 елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осе­­тиядәге Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга бәй­­ле булдырылган. Ул көннәрдә Бесланның беренче мәктәбендә теракт нәтиҗәсендә 300дән артык кеше һәлак була, шуларның 150се – балалар.

Бесландагы һәм башка барлык террорчылык актлары корбаннарын, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау хезмәткәрләрен искә алып, террорчылыкка каршы торуда без бөтен көчне тупларга тиеш.
Терактлар күп кешеләрнең психологиясенә йогынты ясый. Террорчылык оешмалары бернәрсәгә карамый хәлләрнең булган тәртибе белән килешмәячәген, үзләренең һәм башкаларның гомерләрен кызганмыйча ахыргача барачакларын, үз көчләрен исбат итеп тора.

Икенче яктан, бөтен дөньяда бүген террорчылыкка каршы хәрәкәт активлаша, кешеләрнең бу өлкәдә белемнәре арта. Һәркайсыбызның җаваплы һәм уяу булуы мөһим.

Ел саен 3 сентябрьдә илнең төрле шәһәрләрендә акцияләр, хәйрия концертлары, чаралар үтә.

Иң мөһимен истә тотыйк – террорчылык белән көрәшергә генә түгел, аны булдырмау өчен тырышырга кирәк.

Әгәр теракт яный икән

*Ватык пыяладан саклану өчен тәрәзә пәрдәләрен ябыгыз.

*Эвакуация башланса, үзегез белән документларыгызны, акчагызны, кыйммәтле әйберлә­ре­гезне, бераз азык-төлек алыгыз.

*Ярдәмгә мохтаҗ кеше­ләр­не, олы яшьтәгеләрне игътибарсыз калдырмагыз.

*Балконда ягулык-майлау яисә тиз янып китә торган әйберләр булса, алып куегыз.

*Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен йод, бинт, мамык кебек әйберләр алырга онытмагыз.

*Халык күп җыелган урыннарда (базар, кибет, стадион, төнге клублар һ.б.) уяулык саклагыз.

*Җәмәгать транспортында сирәгрәк йөрергә тырышыгыз.

*Теракт хәвефе туса, бала-чаганы, олы яшьтәгеләрне шәһәрдән читкәрәк, авылга яки бакчага җибәрү ягын карагыз.

*Телевизор, радиоалгычыгызны сүндермәгез.

*Йортыгызда азык-төлек запасы тотыгыз.

*Хокук саклау орган­нары­ның, “Ашыгыч ярдәм” хез­мәт­­ләренең телефон номерлары яныгызда булсын.

*Күршеләрегез белән элем­тәдә булыгыз. Ул-бу була калса, бер-берегезгә ярдәм итегез.

Читайте нас: