“Бөтендөнья хәрби уенчыкны юк итү көне”н билгеләү “Бөтендөнья ятимнәргә һәм ата-аналары каравыннан калган балаларга ярдәм ассоциациясе” тарафыннан 1987 елда тәкъдим ителә һәм бер елдан бу көн билгеләнә башлый.
Педагоглар һәм психологлар фикеренчә, яшь буынның күп кенә хәрби уенчыклары балаларның сәламәтлеге өчен зарарлы. Алар белән уйнау кемнәрдәдер — курку, икенчеләрендә агрессия тудырырга мөмкин. Ә менә йомшак уенчыклар белән уйнау балаларны тынычландыра, өстәл уеннары аң-белемен үстерә.