Безнең эрага кадәр дүртенче елда ук Рим философы Сенека: “Акчага хезмәт итәргә түгел, аның белән идарә итәргә кирәк”, – дигән. Хак сүзләр. Көймәм комга терәлмәсен дигән һәркемгә табыш, чыгымнарны дөрес исәпләү зарур. Ә дәүләт кадәр дәүләт өчен финанслар белән идарә итү мөһимлеген сөйләп тә торасы юк.