Аның эшләре Брно, Варшава, Хельсинки, Загреб, Харьков һәм Мәскәү шәһәрләрендә узган фестивальләрдә иң яхшылардан дип танылды, хезмәттәшләре арасыннан тәүгеләрдән булып әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Русиянең Дәүләт премиясенә лаек булды.
Дизайнер-графиклар – креатив халык. Алар китап, гәзит-журналлар, сайтлар, компьютер программалары макетлары эшли. Шулай ук шрифтлар, алтакталар, реклама коллажлары да алар кулы белән эшләнә. Бүгенге бәйрәм мәйданчыклары да гадәти булмаганча бизәлер дип көтелә.