Француз гаскәрләренә идарә итүче Наполеон Бородино алышын үзенең иң булдыксыз хәрби операциясе дип таный. Әмма Кутузов та аның белән мактанырга ашыкмый. Чөнки ике як өчен дә югалтулар күп була. Бородино сугышы ХIХ гасырдагы иң канкоешлы бәрелеш буларак тарихта калган. Русия армиясе өчен аның мөһимлеге шунда – Бородинодагы алыштан соң Наполеон армиясенең җиңелүе башлана.