+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
8 сентябрь 2016, 02:00

Матурлык дөньяны коткарачак

Нишләп шулай икән? Кайбер хатын-кыз әллә ни чибәр дә түгел, ә ир-ат аны алиһә итеп күрә. Икенчеләр чибәр булып та, көчле затлар андыйларны урап уза. Сере нидә?

Бу күренешне тикшерүчеләр шуны исбатлаган: һәр ир-атка да йөз процент ошаган хатыннар юк икән. Кемгәдер — ябыклар, кемгәдер тазалар ошый. Чиләгенә күрә капкачы, димәк! Статистика тагын да шуларны сөйли: олыгайган саен ирләр гүзәл затларның тышкы кыяфәтенә — азрак, шәхси сыйфатларына күбрәк игътибар итә башлый икән. Монда да төрлелек: берәүләргә — өйдә утыручы хуҗабикәләр, икенчеләргә уттай кабынып китүче “активист”лар якын. Шулай да, күп ир-атлар үз иткән берничә сыйфатны аерып алырга мөмкин.

- Хатын-кыз үзен карап-тәрбияләп йөртергә тиеш. Матур прическа, стильле макияж, маникюр, педикюр хакында онытмаска. Үз-үзен ихтирам иткән хатын-кыз ир-ат алдына төсе уңган халатта, иске тапочкаларда, бигуди тагып чыкмаячак.

- Нәфис булу кирәк (артык кычкырып сөйләшмәскә, тәмәке тартмаска, ир-ат белән беррәттән алкогольле эчем­лекләр эчмәскә, һ.б.).

- Яхшы гадәтләрне онытмагыз! Хатын-кыз зур компаниядә үзен тота бел­мәсә, әңгәмәдәшенең сүзен бүлдерсә, әдәпсез сөйләшсә, бу, әлбәттә, беркемгә дә ошамый.

Тагын да күркәм сыйфатлардан ир-атлар хатын-кыздагы пөхтәлекне, көязлекне, аларның үз-үзен яратуын, шат күңелле булуын атаган.

Әйткәндәй, чибәркәйләрнең һөнәри бәйрәме дә бар әле. 9 сентябрьдә бөтендөнья Халыкара матурлык көнен билгели. Бу көнне, гадәттәгечә, гүзәллек конкурслары уза, шулай ук, бәйрәмне косметологлар, косметика җитеш­терүчеләр һәм сатучылар, пластик хирурглар, модельләр бизнесы хезмәт­кәрләре һәм матурлык булдыруга турыдан-туры катнашлыгы булучылар үз итә.
Читайте нас: