Урманнар – Башкортстанның байлыгы һәм горурлыгы. Агачка һәм такта материалларына республика ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндереп, урманчылык тармагы Башкортстан икътисадын һәм социаль өлкәне үстерүгә дә зур өлеш кертә. Урман сәнәгатендә җитештерелгән продукцияне дөнья базарына чыгару максатында республикабызда һәм илебездә дәүләт дәрәҗәсендә мөһим эшләр башкарыла.
Караидел якларында да урманнар зур мәйдан били. “Караидел урман хуҗалыгы” предприятиесендә урман сәнәгатен үстерүгә һәм агач эшкәртүгә зур игътибар бирелә.
— Безнең предприятие карамагында 235 мең гектардан артык урман исәпләнә. Бүген бездә 45 кеше эшли. Баш хисапчы Руфинна Нургалиева, хисапчы Артур Әюпов, участок лесничийлары Айрат Хәмитов, Илдар Шәйхелисламов, Рамил Габдерисламов, цех начальнигы Венер Зыязетдинов, урман мастерлары Җәлил Сабиров, Марат Яхин, механизаторлар Фәтәви Гатин, Николай Логинов һәм башкалар озак еллар тырышып хезмәт сала. Форсаттан файдаланып, “Кызыл таң” гәзите аша барлык хезмәттәшләремне дә һөнәри бәйрәмебез белән котлап, эшләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телисем килә, — ди булдыклы һәм хәстәрлекле җитәкче Рәүф Гафаров.
Предприятиедә елның-елында 80 гектарда яшь үсентеләр утыртыла. Быелгы ел да искәрмә түгел. Шулай ук, шактый зур мәйданда корыган һәм авыру агачларны кисү, чүп-чардан арындыру һәм башка төр күләмле эшләр башкарыла. Моннан тыш, 15 гектарлы өч питомникта чыршы, нарат, пирамидаль тупыл, карлыган, миләш үсентеләре үстерелә.
Биредә хезмәткәрләр тарафыннан чишмәләрне төзекләндерү, ылыслы агач күркәләре җыеп, орлык хәстәрләү, шулай ук яшь үсентеләрне үстерү, тәрбияләү, корылык шартларында саклап калу буенча байтак эш башкарыла.
Соңгы елларда “Караидел урман хуҗалыгы”, базар шартларына яраклашып, продукция җитештерү эшчәнлеген дә киң җәелдергән. Монда югары сыйфатлы бура, борыс, идән һәм түшәм такталары һәм башка әйберләр эшләп сатуга чыгарыла. Предприятие товарларын бик күп төбәкләрдән килеп, зур теләк белән сатып алалар. Быел предприятие утын яру станогы сатып алып, халыкны утын белән тәэмин итү эшен дә киң җәелдергән. Моңа төбәктә ихтыяҗ зур.
Гомумән, әлеге урман хуҗалыгы коллективы киләчәккә зур өметләр баглап, тырышып, күңел җылысын биреп эшли. Даны тирә-якларга таралган Рәүф Нигъмәтулла улын һәм аның бердәм, тырыш коллективын киләчәктә дә хезмәт уңышлары сөендереп торуын телик.