Программалаштыру буенча белгечләрнең хезмәте белән без адым саен — телевизор, радио, телефон һәм башка техника кулланганда очрашабыз. Программист иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә әверелеп бара, дип әйтү дә артык булмас.
— Мин дә киләчәктә программист булырга хыялланам, — ди Уфа шәһәренең 94нче лицееның 9нчы сыйныф укучысы Данис Батыршин.
Данис әлегә программалаштыруның беренче баскычларын өйрәнә. Яшьтәшләре компьютер уеннары белән көн үткәрсә, ул уенны булдыру өстендә баш вата.
— Компьютер уены эшләү хыялы күптән бар иде, — дип уртаклаша башлаучы программист. — Моны ничек башкарып чыгу уе белән Интернет киңлек-ләрен иңләдем. Уен эшләү өчен түләүсез “движок” барлыгын белдем. Сюжет уйлап таптым. Төп героем — сыйныфташым Эдуард Гуцу, бик кызыклы егет. Ул криминаль структуралар белән “көрәшә”, кызын бәладән коткарырга “тырыша”. Тискәре геройларның берсе — Ксения. Әмма тормышта ул усал түгел. Уенда “Милан” исемле сыйныфташым да бар. Уенның беренче версиясен (мин аны “Plosive Gutsu” дип атадым) бер ай дәвамында көне-төне эшләдем. Аны информатика укытучыбыз Людмила Борисовнага күрсәттем, ул аны үтә гади дип тапты. Бу сүзләрдән соң кәеф бераз кырылды, аны да сюжетка кертү теләге булып алды. Әлбәттә, бу шаяру гына. Чәмләнеп, “Plosive Gutsu-2”не эшләдем. Ул катлаулырак. Ә хәзер уенның өченче өлеше өстендә баш ватам.
Әйткәндәй, программалаштыру — Данисның бердәнбер мавыгуы түгел. Беренче сыйныфтан ук ул математика белән кызыксына. Бу фәннән мәктәп, төбәк, республика олимпиадаларында төрле дәрәҗәдәге җиңүләр яулаган. “Башкортстанның сәләтле балалары” исемлегенә кертелгән. Театр түгәрәгенә йөргән, Константин Хабенскийның театр студиясендә шөгыльләнгән, “Нур” театры репертуарындагы “Нурлы сәфәр” спектаклендә Малай ролен башкарган. Шашка, хор, бассейн, өстәл теннисы, тагын да әллә ничә түгәрәктә сынаган үзен.
— Эдуард уенны хупладымы соң? — дип сорыйм Данистан.
— Башта мин аңа уенны күрсәтергә куркып йөрдем. Әмма хәбәр тиз таралды, Эдуардның популярлыгы артты. Хәзер мәктәптә сыйныфташым Гуцуны белмәгән кеше дә калмагандыр инде. Әлбәттә, уеным билгеле топ-компанияләр эшләгән уеннардан бик күпкә калыша, әмма мин бу өлкәдә эшләячәкмен әле. Уенымның киләчәктә миңа табыш китерүенә өметем зур.