+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 сентябрь 2016, 02:00

Яшәргә тырышыгыз!

Бүгенге тормыш шартлары кешеләрне еш кына үз-үзенә каршы җинаять кылырга этәрә. Статистика буенча, дөньяда көч куллану аркасындагы үлем очракларының яртысы үз-үзен үтерүчеләргә туры килә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен миллионга якын кеше шушы адымга бара. 2020 елга аларның саны бер ярым тапкыр артырга мөмкин.

Суицид үсешкән илләрдә еш күзәтелә. Беренчелек — Көнчыгыш Европа илләрендә. Япониядә ел саен 30 меңгә якын кеше дөнья белән хушлаша. Латин Америкасында һәм Ислам динле дәүләт­ләрдә бу күрсәткеч түбән. Африка буенча мәгълүматлар юк диярлек.

Көн саен дөньяда 3 мең кеше үз-үзен үтерә. Ә теләген ахырга кадәр җиткергән һәр кешегә шуңа омтылыш ясаган 20 очрак туры килә. Ир-атлар арасында үз-үзенә кул салучылар саны хатын-кызларныкыннан 4 тапкыр артык. Икенче яклап, ир-атларга караганда хатын-кызлар үз-үзләрен үтерү омтылышын 4 тапкыр ешрак ясый. Үз-үзен үтерүнең төп сәбәпләре: фәкыйрьлек, эшсезлек, җәзадан курку, психик авырулар, гаиләдә булган күңелсез хәлләр, тормышның яме китү һәм дәвалап булмый торган авыр чирләр.

Кызганычка каршы, соңгы елларда Русиядә, шул исәптән, Башкортстанда, аеруча яшьләр арасында суицид очраклары ар-та. Берничә ел рәттән республика бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында алдынгы урынны били. Былтыр 1259 кеше үз теләге белән дөньядан киткән. Әлеге дата проблемага тагын бер тапкыр җитди игътибар итәргә һәм мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә этәргеч бирсен иде
Читайте нас: