+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
13 сентябрь 2016, 02:00

Бүген һәркемнең эше уңа!

Без, гадәттә, эше уңучан кешеләргә сокланып та, бераз гына көнләшеп тә карыйбыз. Шулай да һәркемнең кайчан да булса эше уңган, ягъни “бүресе улаган” бәхетле көне булмый калмыйдыр. Тик кемгәдер уңыш өелеп килә, кемгәдер сирәк елмая. Баксаң, кешеләрнең барысына да бәхет китерә торган көн дә бар икән. 13 сентябрь — Уңыш көне, димәк, ул көнне һәркемнең эше җай килеп торачак.

Көтмәгәндә баштанаяк күмеп киткән “уңыш” — иң көчлеседер, мөгаен. Арабызда: “Нигә мин шулкадәр бәхетсез икән? Бер генә эшем дә бармый, бөтен нәрсә каршы!” — дип зарланучылар да бар. Уңышлы кеше булып тумыйлар, андыйга әйлә­нәләр, ди акыл ияләре. Психологлар фикеренчә, уңышка ирешүнең биш алтын кагыйдәсе бар. Шуларны үтәгән кешенең тормышы — ак полосадан, ә эшләре җай килеп торачак.

Үзегездә сизгерлекне үстерегез. Башта күзә­түчән, игътибарлы булырга тырышыгыз. Мәсәлән, “уңыш­лылар” җирдә яткан акчаны күрмичә үтми, ә үзләрен “уңышсыз кеше” дип атаучылар “күккә карап” йөри. Күзәтүчән кешеләрдә сизгерлек көчлерәк була, теләгәндә, аны тагын да үстерергә мөмкин.

Җиңел сөякле булыгыз. Нәрсә булса да эшләргә тырышкан кешегә генә уңыш елмая. Нәрсәгә булса да омтылып карагыз, уңыш ишек шакыр, дип көтеп ятмагыз. Алга бер максат куярга һәм шуңа ирешү өчен төрле юллар эзләргә кирәк. Кешеләр белән күбрәк аралашыгыз.

Көтелмәгән хәлләргә әзер булыгыз. Мәсьәләне гел бертөрле генә чишәргә тырышасыз икән, аның җиңел һәм тиз юлы барлыгын сизми дә калырсыз. Һәрвакыт төрле мөм­кинлекләр эзләгез, уңыш­ның башы шул.

Уңышлы кешеләр һәрчак яңалыкка омтыла, мәсәлән, алар эш урынын алыштырганда икеләнеп тормый. Алдагысы ничек булыр, нинди уңышсыз­лыклар көтә, дип уйлап утырганчы, эшкә тотыныгыз!

Уңышсызлыклардан курыкмагыз. Тормыш һәр­вакыт идеаль һәм бөтен яклап та җитеш була алмый. Иң бәхетле кешеләр дә уңышсызлыкка очрарга мөмкин. Кемгәдер ул яхшы сабак бирсә, кемгәдер депрессия өчен сәбәп була. Тик уңышсыз көннәр үтә тора, ә аның артыннан, болыт арасыннан елмайган якты кояш сыман, бәхет тулы уңышлы көннәр килә.

13 сентябрь барыгызга да уңыш китерсен, эшләрегез уң булсын, дуслар!
Читайте нас: