Шулай итеп, хаталар тулы озын юл үткәч, идарәнең иң гадел формасы – хакимият вазыйфаларының җәмгыятьнең бөтен әгъзалары арасында тигез бүленүе икәнлеге ачыклана. Әлеге идарә рәвеше тәү башлап борынгы Грециядә барлыкка килә. “Демократия” сүзе татарчага тәрҗемәдә “халык хакимияте” дигән мәгънәне аңлата. Ил белән идарә демократик тәртипләргә корылганда хокук бозуга, хакимиятне шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануга юл куелмый.
Халыкара демократия көне — чагыштырмача яшь бәйрәм. Аны үткәрү турындагы карар 2007 елның 13 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе утырышында кабул ителә. Бәйрәм һәр елның 15 сентябрендә билгеләнә, чөнки бу көнне 1997 елда Демократия турында дөньякүләм декларация кабул ителә. Әлеге дата Русиядә дә киң билгеләнә. Ләкин чын демократиягә кадәр безгә ерак әле...