+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
15 сентябрь 2016, 02:00

Диңгез буе Словениядә дә бар...

Югославия таркалгач барлыкка килгән Словения дәүләтендә һәр елның 15 сентябрендә олы бәйрәм – Диңгез буе төбәкләренең Ватанга кабат кушылу көне билгеләнә.

Словения бу җирләрен Беренче Бөтендөнья сугышында югалта. 300 меңнән артык кеше яшәгән Диңгез буе төбәкләрен Италия гаскәрләре басып ала. Германия, Австро-Венгрия һәм Италиядән торган Тройственный союз сугышта җиңелсә дә, Италия бу җирләрне кайтармый. Бары тик Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң, 1947 елның 15 сентябрендә, басып алынган территорияләр Югославия белән Италия арасында төзелгән килешү нигезендә тарихи Ватаннары белән кабат кушыла. Бу көн Словениядә 2005 елдан башлап дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнә, ләкин ял көне булып исәпләнми.

15 сентябрьдә партизаннар хәрәкәтендә катнашучыларның истәлегенә багышланган концерт-митинглар, башка төрле тантаналы чаралар үтә.
Читайте нас: