+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
15 сентябрь 2016, 02:00

Җитәкченең иң якын ярдәмчесе

Безнең илдә сәркәтипләрнең һөнәри бәйрәме рәсми рәвештә билгеләнми. Шулай да 2005 елдан эре шәһәрләрдәге әлеге һөнәр ияләрен берләштергән төркем һәм “Секрет@рь” журналы редакциясе башлангычы белән сентябрьнең өченче җомгасы Сәркәтип көне буларак бәйрәм ителә башлый. Соңгы елларда сәркәтип һөнәренең кирәкле һәм акчалы эшкә әйләнүе илдә эшкуарлыкның таралуы һәм ныклап үсүе белән бәйледер, мөгаен.

Ирне юлдашына карап беләләр, дисәләр, ә менә җитәкче турында сәркәтибенә карап та фикер йөртәләр. Чөнки җитәкче янына килгән һәр кешене башта сәркәтип каршы ала, телефон шалтырауга беренче булып ул җавап бирә. Җитәкченең эш көне тыныч һәм нәтиҗәле булуы берникадәр аның сәркәтибенә дә бәйле. Һәр җитәкче эш урынында документларның тәртиптә булуын ярата. Ә бу, үз чиратында, сәркәтипнең һөнәри осталыгына бәйле. Шуңа да әлеге һөнәрне сайлаучылар ягымлы, ачык йөзле, түзем генә түгел, югары белемле, җаваплы, аралашучан, компьютерны яхшы белүче, ягъни үз һөнәренең остасы булырга тиеш. Заман сәркәтибе — эшне җиренә җиткереп башкаручы җаваплы административ хезмәткәр. Шуңа да аларны һәр оешмада җитәкченең иң якын ярдәмчесе буларак кабул итәләр.

Борынгы Римда сер саклаучы ышанычлы кешеләрне “сәркәтип” дип (“секрет+арь”) атаганнар. Бу һөнәргә ул вакытта ирләр генә алынган һәм алар властька якын булган.

1880 елда беренче текст басу машинкасы уйлап табылгач, документларны басу эшен хатын-кызларга тапшыра башлаганнар. Тора-бара әлеге хезмәттә ирләр калмаган.

Сәркәтип һөнәренең кайчан барлыкка килүен төгәл генә белүче юк. Русиядә бу хезмәт 1720 елда кәгазь эшеннән котылырга теләүче Петр I тырышлыгы белән кертелә. 1840 елда Русиядә шәхси сәркәтип хезмәте барлыкка килгән, бу кешеләр завод-фабрикалар хуҗаларында эшләгән. Соңрак мондый хезмәт урыны башка предприятиеләрдә дә барлыкка килә.

Сәркәтип һөнәренә әзерләүче курслар беренче тапкыр 1868 елда Харьковта ачыла. Америка һәм Европа илләрендә андый уку йортлары соңрак эшли башлый.

1920нче еллар башында бу һөнәр үсештә булып, бик кирәкле саналса да, аның чәчкә ату чоры озакка бармый, чөнки 1925 елда сәркәтип эшен гади машинисткага тиңлиләр.

Әйтергә кирәк, Сәркәтип көнен төрле илләрдә төрле вакытта бәйрәм итәләр. Америкада, мәсәлән, апрельнең соңгы атнасы тулысынча офис хезмәткәрләре атнасы буларак билгеләнеп, чәршәмбедә Сәркәтип көне бәйрәм ителә. Африка сәркәтипләре исә 5 сен­тябрьдә бәйрәм итә.
Читайте нас: