+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
15 сентябрь 2016, 02:00

Кайнар хисле Джульетта салкын көздә туган

16 сентябрь көнне Ромео һәм Джульеттаның мәхәббәт вакыйгасы бул­ган Верона шәһәренә төрле илләрдән туристлар килеп тула. Аларның максаты — Джульетта яшәгән өйне, кызның Ромеоның мәхәббәттә аңлашуын тыңлаган легендар балконны үз күзләре белән күрү һәм... Джульеттаны туган көне белән тәбрик итү.

Тикшерүче тарихчылар, әдәбият белгечләре өчен иң авыры Джульеттаның туган көнен исәпләп чыгару булган икән. Шулай да трагедияне кат-кат укып, бик күп вак детальләргә һәм фактларга игътибар итеп, тарихчылар бу серне дә чишкән – төп героиня 1284 елның 16 сентябрендә туган булырга тиеш!

Бу көнне Веронада зур бәйрәм үтә, төрле чаралар оештырыла. Кызның көчле мәхәббәтенә һәм батырлыгына багышланган фестивальләр һәм карнаваллар шаулый. Театрларда Шекспирның әсәре уйнала. Билгеле, иң төп чаралар Джульеттаның өендә үтә. Анда керү һәм бәхет вәгъдә итүче ритуалларны үтәү өчен күпләр сәгатьләр буе чиратта тора. Һәм бу аклана да, чөнки өйдә искиткеч матур никах тантаналары, котлаулар, бүләкләүләр һәм башка чаралар оештырыла.
Читайте нас: