+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 сентябрь 2016, 02:00

Безнең “калаш”ка тиңнәр юк

Мәгълүм булуынча, Русия корал җитештерү һәм аны чит илләргә сату буенча дөньяда алдынгы урыннарны били. Безнең “АК-47” (“Калаш”) автоматы Җир шарында иң яхшы ату коралы санала. Шушы казанышларны игътибарга алып, Русиядә 2010 елда календарьга корал ясаучылар көне дә өстәлде.

Истәлекле датаның үз тарихы бар. 2010 елның 25 маенда ул чакта Хөкүмәт Премьер-министры Владимир Путин Ижевск шәһәренә эш сәфәре белән килә. “Ижмаш” предприятиесендә ул корал җитештерү цехларын карый. Шунда конструктор, “АК-47” автоматын уйлап чыгаручы Михаил Калашников Русия корал ясаучылар көнен билгеләү тәкъдиме белән чыга. Нәтиҗәдә, 2011 елда ил Президенты указы белән 19 сентябрьдә Русиядә корал ясаучылар һөнәри бәйрәмен билгели башлады.

Бәйрәм илнең оборона предприятиеләре урнашкан барлык шәһәрләрендә дә киң билгеләнә.
Читайте нас: