+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 сентябрь 2016, 02:00

Кирәкми безгә сугыш!

Ел саен 21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көне билгеләнә. Аны БМОның Генераль ассамблеясе көч кулланудан баш тарту һәм бөтен дөньяда корал куллануны туктату көне буларак игълан итә. Шул көннән бу бәйрәм, бик күп илләр һәм төбәкләрне колачлап, миллионнарча кешене берләштерә. Ул кешеләрне тынычлык турында уйланырга гына түгел, аның өчен ни дә булса эшләргә дә өнди.

Тотрыклы үсеш өлкәсендә БМО әгъзасы булган 193 ил былтыр дәүләт башлыкларының Нью-Йоркта үткән тарихи саммитында 17 максат кабул иткән. Бүгенге дөнья алдында торган проблемалар — фәкыйрьлек, ачлык, табигать чималлары кимү, су җитешмәү, социаль тигезсезлек, авырулар, коррупция, расизм, ксенофобия һәм башкалар тынычлык булдыруга комачаулый һәм төрле конфликтлар өчен нигез булып тора, диелә анда.

Тынычлык көне ел саен аерым темага багышлана. Төрле елларда ул “Кеше хокукларын һәм тынычлыкны саклау”, “Яшьләр тынычлык һәм үсеш яклы”, “Тыныч­лык һәм демократия: үз фикереңне әйт”, “Халыклар­ның тынычлыкка хокукы” һәм башка девизлар астында үткән. Соңгы еллар вакыйгалары: сугыш, террорчылык, хәрби чыгымнар, халыкларны һәм аерым кешеләрне бүлеп торган каршылыклар бүген Халыкара тынычлык көне­нең никадәр мөһим булуы турында сөйли.
Читайте нас: