Әлегә бер уку йорты да мондый белгечләр әзерләми, Хезмәт министрлыгы реестрында да андый һөнәр юк. Әмма илдә кадрлар индустриясе яхшы эшли. Бу рекрутерлыкка укымаган, ә туганда ук шул һөнәргә хас сыйфатларга ия булган белгечләр тырышлыгы белән дә ирешелә. Бүген алар һөнәри бәйрәмен билгели, төрле семинар, конференцияләрдә тәҗрибә алмаша, җәмәгатьчелекне кадрлар индустриясендәге яңалыклар белән таныштыра.