Борынгы Русиядә элек-электән көн белән төн тигезләшкәндә төрле йолалар башкарганнар, бәйрәм иткәннәр. Келәтләр уңыш белән тулы, өстәлләр яшелчә-җимештән сыгылып торган мизгел дә бит әле бу. Шунлыктан кешеләр шатланып, күңел ачкан. Кавышыр, гөрләтеп туйлар уздырыр өчен дә иң уңайлы вакыт дип саналган. Бай көзге табынны күпереп пешкән икмәк-күмәч, кәбестә, мүк җиләгеннән пироглар бизәгән. Ә кызыл миләш тәлгәшләрен, чир-чордан, күз тиюдән сакласын дип, тәрәзә төбенә тезгәннәр. Кыскасы, көз бераз моңсу булса да, күңел тынычлыгы табар, тормышны уңай якка үзгәртер өчен иң уңай вакыт.