+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 сентябрь 2016, 02:00

Диңгез — тормыш чыганагы

Диңгезләрдән башка безнең планетабыздагы тормышны күз алдына да китереп булмый. Күпләр өчен ул, бәлки, берече чиратта, ял итү, кызыну урыны гынадыр. Әмма эколог­лар өчен диңгез – төп тормыш чыганагы һәм аның нигезе. Юкка гына Җир шарындагы тереклек дөньясының башын да нәкъ диңгез белән бәйләми торганнардыр.

Бөтендөнья диңгез көне 1978 елдан бирле билгеләнеп килә. Ул Бөтендөнья диңгез оешмасының 10нчы Ассамблеясендә кабул ите­лә. Ике ел дәвамында бу көн 17 мартта билгеләнә, 1980 елдан башлап — сентябрьнең соңгы атнасында. Һәр ил, елына карап, аны үзе тәгаенли. Бездә Диңгез көне быел 24 сентябрьдә билге­ләнә. Диңгез­ләребез экология өчен куркыныч йөкләр ташылучы иң зур юл булып кала. Шуңа да диңгез көнен бөтен­дөнья күләмендә бил­ге­ләп үтү, беренче чиратта, су юлларында йөк ташуны мөмкин кадәр хәвеф­сезрәк итүне хәстәр­ләүгә бәйле.
Читайте нас: