Планетада 2500 тел бар. Ләкин галимнәрне көннән-көн ныграк кызыксындырган тагын бер аралашу чарасы бар — караш һәм ишарәләр теле. 50нче елларда Бөтендөнья саңгыраулар федерациясе ишетмәүче кешеләрнең халыкара чараларын хезмәтләндерү максатында Жестуно — ишарәләр теле уйлап таба.
1760 елда аббат де Л,Эпе Франциядә беренче мәктәп — Париж саңгыраулар институтын булдыра. Ул мимик алымга нигез салучы.
Күпләр уйлаганча, чукраклар үзләренә бикләнгән һәм аралашырга яратмаучы түгел. Дистәләгән билгеле һәм бөек кешеләр чукрак булган. Мәсәлән, Пьер де Ронсар — Яңарыш чорының билгеле шагыйре, искиткеч биюче һәм фехтование остасы булган. Тарихта башка бик күп исемнәр дә билгеле: Виктор Гюго, Людвиг Бетховен, Жан-Жак Руссо һәм башкалар.
Бүгенге көндә ишетү сәләтендәге төрле тайпылышлар белән 650 миллион кеше интегә. Безнең илдә ишетү һәм күрү буенча 190 мең инвалид яши, ишетү сәләте бозылган балалар өчен махсус мәгариф учреждениеләре Русиянең барлык төбәкләрендә диярлек бар.