Авыр сәнәгатьнең мөһим өлешен тәшкил иткән машиналар төзелеше тармагы Русиядә XVIII гасырда барлыкка килә. Тәүге мәлләрдә авыл хуҗалыгы юнәлешендәге машиналар чыгару җайга салына, XX гасыр башларында исә металл кисү станоклары, автомобильләр җитештерү үзләштерелә.
Башкортстанда машина төзү тармагы барлыкка килү үткән гасырның 30нчы елларында казанлыклы турбина һәм Уфа моторлар төзү заводлары салына башлау белән тыгыз бәйле. Төбәктә авыр сәнәгать үсешенә Бөек Ватан сугышы чорында илнең көнбатыш республикаларыннан төрле заводларның күчерелүе дә зур йогынты ясый. 60-70 елларда машина төзелешенең киң колач алуы Башкортстанда нефть эшкәртү тармагына нигез салыну белән бәйле. Нәтиҗәдә, машина төзү тармагы продукциясе җитештерү кискен үсеш кичерә. 1960-90 елларда Башкортстанда металл кисүче станоклар җитештерү 11 процентка, шул исәптән санлы программа буенча станоклар чыгару 9 тапкыр арта.
Хәзерге чорда республиканың машина төзү өлкәсендә әйдәүче предприятиеләре булып Уфа моторлар төзү берләшмәсе, Нефтекама үзбушаткыч автомобильләр, Стәрлетамак станоклар, Бәләбәй “Автонормаль” заводлары, Уфаның “Гидравлика”, “Прогресс” җәмгыятьләре тора. Тармакка караган үзаллы предприятиеләр шулай ук Күмертау, Туймазы, Салават, Благовещен шәһәрләрендә дә урнашкан.
Шуңа бәйле рәвештә, Машина төзүчеләр көне нәкъ әлеге төбәкләрдә киң бәйрәм ителә. Кагыйдә буларак, бәйрәм чараларында машина төзү тармагының алдынгы хезмәткәрләренә, ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтелә, дәүләт бүләкләре тапшырыла. Бу җәһәттән күләмле чаралар Уфа моторлар төзү берләшмәсендә дә көтелә.