+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
27 сентябрь 2016, 02:00

Атом — куәтле көч

Атом сәнәгате хезмәткәрләре көне Русия Федерациясе Президенты Указы белән 2005 елда барлыкка килә. Һөнәри бәйрәмнең датасы һич тә очраклы сайланмаган: нәкъ менә 1942 елның 28 сентябрендә СССРның Оборона дәүләт комитеты “Уран белән эшләүне оештыру” дигән карар кабул итә һәм Фәннәр академиясе каршында атом лабораториясе ачуны хуплый.

Бүгенге көндә илебездә 10 атом электр станциясе эшли. Аларда илдә кулланылучы электр энергиясенең 15-16 проценты җитештерелә. 2030 елга бу күрсәткечне 25 процентка җиткерү күз уңында тотыла. Димәк, Русиядәге барлык электр энергиясенең дүрттән бере АЭСларда җитештереләчәк.

АЭСларда хәвефсезлек таләп­ләрен үтәүгә, моның өчен тиешле шартлар тудыруга зур игътибар һәм акча бүленсә дә, аларда хезмәт салучылар һәрдаим үз сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп эшли.
Читайте нас: