– Клара Зәкиевна, йөрәк авырулары һәм инсультлар планетада иң еш үлем сәбәбе булып тора. Безнең республикада хәлләр ничегрәк?– Инсультлар ешлыгы буенча Русия дөньяда икенче урында. Бөтен дөньяда ел саен 6 миллион инсульт була, шуларның 450 меңе Русиядә. Бу – һәр минут ярым саен безнең илдә бер кешедә инсульт була дигән сүз. Кызганычка каршы, безнең илдә инсульттан үлү очраклары башка үсешкән илләргә караганда дүрт тапкыр күбрәк. Инсульттан авыру күрсәткечләре Уфа буенча елына 1000 кешегә уртача 4 тәшкил итә. Башкортстанда барлык үлем сәбәпләре арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлемнәр 40 проценттан ким түгел, ә баш мие кан тамырлары зарарланудан үлү иң еш сәбәп булып тора. Шулай итеп, йөрәк-кан тамырлары авыруларының иң кискеннәре – йөрәкнең (миокард инфаркты) һәм баш миенең (инсульт) кан йөреше зарарлануы.
Иң еш күзәтелгәне – ишемик инсульт. Ул 80 процент тәшкил итә һәм инвалидлыкның иң төп сәбәбе булып тора. Ишемик инсульт аеруча атеросклероз, артериаль гипертония белән интегүче кешеләргә яный.
– Роберт Альберович, йөрәк ишемик авыруларын, баш мие инсультларын кисәтү буенча нинди киңәшләр бирер идегез? Инде аларны кичергән кешеләргә нишләргә?– Йөрәк һәм баш мие ишемик авырулары бик күп хәвеф факторлары йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шул ук вакытта безнең сәламәтлекнең кайбер күрсәткечләре дә мөһим роль уйный: югары артериаль кан басымы, канда холестерин, шикәр дәрәҗәсенең югары булуы, артык авырлык, кан тамырларында тромблар барлыкка килүчәнлек һәм башкалар. Әлбәттә, бездән генә тормаган факторлар да бар: ир кеше булу (хатын-кызлар арасында бу авырулар сирәгрәк очрый), яшь олыгаю, атеросклероз, гипертония кебек авыруларның нәселдә булуы.
Хәвеф төркемендәге һәм кан тамырлары зарарлануын инде кичергән кешеләргә профилактика кирәк: сәламәт туклану, тәмәке тартуны ташлау, физик активлыкны арттыру, тән авырлыгын нормага китерү, артериаль кан басымын, холестеринны, шикәрне түбәнәйтү. Кызганычка каршы, бу күрсәтмәләрне барысы да үтәми. Мәсәлән, хәтта Европа илләрендә дә йөрәгендә ишемик авыру билгеләре булган һәр дүртенче пациент тәмәке тартуын дәвам итә, һәр өченчесе артык авырлыктан интегә. Артериаль кан басымының, холестеринның югары күрсәткечләре саклана, диабет белән авыручыларның кандагы глюкоза дәрәҗәсе тиешле контрольдә тотылмый. Инсульт һәм инфарктларны дарулар ярдәмендә профилактикалауга тромблар барлыкка килүне кисәтүче (аспирин һәм аның аналоглары) һәм югары кан басымы йогынтысыннан саклаучы препаратлар (гипотензив чаралар) керә. Холестерин дәрәҗәсен киметү өчен дә чаралар бар.
– Сәламәт туклану һәм физик активлык хакында җентекләбрәк сөйләп үтсәгез иде?– Азык төрле булырга тиеш. Аеруча яшелчә-җимеш, эре тарттырылган оннан икмәк, майсыз сөт ризыклары, балык һәм майсыз ит ризыкларын куллануны арттырырга кирәк. Бигрәк тә майлы балык файдалы. Майлар куллану азык калориясенең 30 процентыннан артмаска тиеш.
Барлык хәвеф төркемендәге һәм авыру кешеләргә физик активлыкны йөрәк-кан тамырлары авыруы хәвефен киметүне тәэмин итәрлек дәрәҗәдә арттырырга кирәк. Максат – атнасына дүрт-биш тапкыр 30 минутлап булса да физик күнегүләр үтәү. Хәтта чамалы активлыкның да сәламәтлек өчен файдасы бар.
– Инсульт һәм инфарктның беренче билгеләре нинди? Табибка кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк?– Йөрәккә кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәүне күрсәтүче төп билгеләр – йөрәк турысында авыртулар күзәтелү, йөрәкнең кысылуы, яки күкрәк турысында басылу тойгысы. Гадәттә, авыртулар физик активлык вакытында барлыкка килә, тынычлыкта бетә. Әгәр авыртулар тыныч вакытта да барлыкка килә һәм озак үтми икән, моның якынлашып килүче миокард инфаркты билгеләре булуы мөмкин.
Статистика буенча, пациентларның 50 проценты табиб белән очрашканчы ук үлә, шуңа күрә хәтта бик куркыныч булып тоелмаган билгеләр күзәтелгәндә дә сагаерга, табибка күренергә, яки аны чакырырга кирәк.
Инсульт якынлашуы турында сигналлар: бер як гәүдә белән кул-аякларның кинәт кенә оюы, көчле баш әйләнү, баш авырту, сөйләм бозылу.
– Клара Зәкиевна, соңгы арада нинди дә булса яңа дәвалау ысуллары уйлап табылдымы?– Тикшеренүләр күрсәүенчә, инсульт һәм инфарктлар күп очракта кан тамырларының тыгылуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Бу очракта иң заманча дәвалау алымы – тромболизис. Аның нәтиҗәсендә кан тамырын ябучы тромб “эретелә” һәм кан йөри башлый. Ләкин бу дәвалау алымы катгый вакыт кысалары белән чикләнгән, аеруча инсультта бик тиз башкарылырга тиеш. Аны авыру башланганнан соң 2-4 сәгать эчендә кулланырга кирәк. Бүген кан тамырларын тергезү буенча хирургик ысуллар да актив кулланыла башлады. Вакытында башланган дәвалау хәлне кардиналь яхшыртырга мөмкин.
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт!***
Йодрык чаклы гына улТабиблар планета халкының үлемгә китерүче йөрәк-кан тамырлары авыруларын көннән-көн ешрак ачыклый. Бөтендөнья йөрәк көне йөрәк авыруларын, инсультларны кисәтүгә багышлана. Бу көн ел саен 29 сентябрьдә билгеләнә. Русиядә үткәрелүче сәламәт йөрәк атнасының беренче көне ул. Аны кардиологлар гына түгел, башка медицина хезмәткәрләре дә, бу проблемага битараф булмаган барлык кешеләр дә билгели.
Бәйрәмне оештыруның һәм үткәрүнең инициаторы булып 1999 елда Бөтендөнья йөрәк федерациясе чыгыш ясый. Беренче тапкыр бу акция 1999 елның 26 сентябрендә үткәрелә. Аны башка оешмалар да хуплый. 2011 елда шушы дата билгеләнә.
Русиядә бу көнне йөгерүләр, стритбол, веломарафоннар, роллерлар, скейтерлар чыгышлары, хәйрия чаралары үтә. Ел саен бәйрәм яңа темага багышлана.
Кызыклы фактлар:
- Медицина күрсәткечләре буенча, Русиядә инсульт мең кешенең өчесенең үлем сәбәбе булып тора.
- Русиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем СССР заманындагыга караганда күбрәк күзәтелә, Европа белән чагыштырганда, ул берничә тапкыр күбрәк.
- Йөрәкнең авырлыгы 350 граммнан артык түгел, зурлыгы йодрык кадәр.
- Тикшеренүләр күрсәтүенчә, төштән соң йоклаучы кешеләр көн буе йокламаучыларга караганда йөрәк авырулары белән сирәгрәк чирли.
- Яралганнан соң дүртенче атнада кеше йөрәге тибә башлый.
- Галимнәр йөрәк өянәкләренең иң күп очраклары җәйге эсседә, Яңа елда һәм дүшәмбе иртән булуын исбат иткән.
- Русиядә йөрәккә бердәнбер һәйкәл Пермь шәһәрендә урнашкан. Граниттан эшләнгән 4 тонналы кызыл һәйкәл Йөрәк институты ихатасында урнашкан.