+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 октябрь 2016, 02:00

Һай батыр ла ир икән!

ОМОН — полициянең шәһәр шартларында хәвефле бурычларны, шул исәптән кораллы җинаятьчеләрне кулга алырга һәм юкка чыгарырга, халык күп җыелган урыннарда хокук тәртибен сакларга һәм башкаларны үтәргә тиешле махсус бүлекчәсе. Ул 1988 елның 3 октябрендә Белоруссиядә, Украинада, Казахстанда һәм РСФСРның 14 төбәгендә (шул исәптән Башкортстанда) төзелә. 1990нче еллар ахырына ОМОН бүлекчәләре Русиянең бөтен төбәкләрендә дә барлыкка килә. Алар шулай ук Русия территориясендә “кайнар нокталар”да тәртип урнаштыру өчен дә җәлеп ителәләр.

Кагыйдә буларак, алар гадәти полиция­дән яхшырак коралландырыла, ә хезмәт­кәрләре махсус әзерлек үтә.

ОМОН тарихы — СССРның элекке тер­ри­ториясендә булган хәрби һәм социаль конфликтлар тарихы. 1990 елның маенда Латвия бәйсезлек игълан иткәннән соң ОМОН республиканың Югары Советы бинасын штурмларга барган “Интерфронт” демонстрациясен таратып, яшь бәйсез­лекне коткарып калды. Аннары алар бик күп бәрелешләрдә катнашты, “кайнар нокта”ларда хокук тәртибен урнаштырды, әле дә урнаштыра. ОМОНда хезмәт итәсең икән, димәк, син батыр, тынгысыз, гадел һәм фидакарь булырга тиеш.
Читайте нас: