+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 октябрь 2016, 02:00

Бердәмлек бәйрәме

Германия Федератив Республикасында “Немец бердәмлеге көне” 1953 елның 17 июнендә ГДРда булган вакыйгалар уңаеннан кертелә һәм 1954-90 елларда 17 июнендә билгеләп үтелә.

1990 елда ике ил берләшкәннән соң, башта милли бәйрәмне 9 ноябрьгә — Берлин стенасы ауган көнгә күче­рергә ният­лиләр. Бу Германия тари­хының кара көннәре белән бәйле булганлыктан (1923 елдагы сыра путчы һәм 1938 елның нояб­рендәге баш күтәрү), яңа дәүләт бәйрәменә башка дата – 1990 елның 3 октябре, ике Гер­ма­­ниянең тәмам берләшү көне алына.

3 октябрь — “Немец бердәмлеге көне” 1990 елның 31 августындагы “Германияләрне берләш­терү турында” килешүнең 2нче статьясында беркетелә. Ул — Германиядә федераль дәрәҗәдә үткәрелүче бердәнбер бәйрәм.
Читайте нас: