+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 октябрь 2016, 02:00

Эшчеләр мәнфәгатендә

1945 елның 3 октябрендә Парижда Бөтендөнья профсоюзлар федерациясе төзелә. Анда төрле илләрнең Коммунистлар партияләре белән бәйле оешмалар берләшә.

Әлеге көндә федерациядә 120 илдән 50 оешмадагы төрле раса, милләт, дин һәм сәяси караштагы 213 миллион кеше әгъза булып тора. Алар сугышка һәм аңа китерүче сәбәпләргә, эшчеләрнең социаль һәм икътисади хокукларын бозуга каршы көрәшә һәм хезмәт хакын даими күтәрү, эш шартларын яхшырту һәм картлык, яки башка сәбәпләр аркасында хезмәт мөмкин­лекләрен югалтканда, аларның социаль ярдәмгә хокукларын яклауны максат итеп куя.
Читайте нас: