+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 октябрь 2016, 02:00

Иң күпсанлы гаскәр

2006 елдан Русия Президенты Указы нигезендә Русиядә Коры җир гаскәрләре көне билгеләнә. Әйтергә кирәк, бу беркем өчен дә яңалык булмады, чөнки Коры җир гаскәрләре Русия тарихында бик күп хәлиткеч алышлар язмышын хәл иткән. Алар бүген дә ил иминлеген саклауда уяу тора.

Коры җир гаскәрләре патша Иван IV Указы белән оештырыла башлый. Петр I чорында солдатка рекрут шарты белән алалар. Мәгълүм булуынча, солдат гомере буе хезмәт иткән. Патша Александр I вакытында Хәрби-коры җир көчләре министрлыгы оештырыла. 1946 елда Коры җир гаскәрләре главкоматы барлыкка килә. Бу төр гаскәрләрнең беренче баш командующие итеп Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков тәгаенләнә.

Бүген Коры җир гаскәрләре хәрби составы буенча иң күпсанлылардан санала. Гаскәрләргә мотоукчылар, танк, инженер, элемтә һәм башкалар керә.
Читайте нас: