+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 октябрь 2016, 02:00

Күрше һәм ышанычлы партнер

Кытай Халык Республикасы — кешеләр саны буенча дөньяда беренче урында торучы Көнчыгыш Азиядә урнашкан бай тарихлы дәүләт.

...1949 елның 1 октябрендә Кытай Халык Республикасы игълан ителә, ил тарихи үсешнең яңа стадиясенә аяк баса. Дәүләт белән Кытай Коммунистик партиясе идарә итә. Конституция буенча Тайвань һәм вак утраулар аның составына керә.

1982 елның 29 апрелендә Кытайда халык саны бер миллиардны узды.

Русия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасында хезмәттәшлек тиз үсешә. Мөнә­сә­бәтләр төбәкләр дәрәҗәсендә дә активлаша.

2014 елда Кытай Халык Республикасы делегациясенең Башкортстанга эш сәфәре кысаларында республика Хөкүмәте белән Цзянси провинциясе предприятиеләре арасында ниятләр турындагы протоколга кул куелган иде. 20 майда Шанхайда Русия Президенты Владимир Путинның Кытайга визиты кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм Цзянси провинциясенең Халык хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Ноябрьдә Цзянси провинциясендә “Башкортстан Республикасы бизнесы көннәре” үтте.

2015 елның ноябрендә Уфада Кытайның Цзянси провинциясенең икътисад һәм мәдәният көннәре узды. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм провинция губернаторы Лу Синьше республика Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасының Цзянси провинциясе Халык хөкүмәте арасында Хезмәттәш­лекне киңәйтү турында килешүгә кул куйды. Документ Башкортстан белән Кытайның берлектәге инвестиция эшчәнлегенең дәвамы булачак. Шулай ук Башкорт­станның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов белән Цзянси провинциясенең Туристик үсеш комиссиясе начальнигы Дин Сяоцзюнь Туризм өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды.

Икътисад һәм мәдәният көннәре кысаларында пленар утырыш, провинциянең туристик һәм мәдәни куәтен презентацияләү, “Уфа- Янцзы” халыкара эшлекле үзәге төзеләчәк урында истәлекле таш урнаштыру тантаналары, Башкортстанда белем алучы Цзянси яшьләре белән очрашу үтте. Шулай ук, төбәк белән төбәк хезмәттәшлеген үстерү җәһәтеннән Башкортстан һәм Цзянси бизнесменнарының эшлекле сөйләшүе узды.
Читайте нас: