+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 октябрь 2016, 02:00

Октябрьдә... – Яңа ел

Ислам динендә бәйрәмнәр артык күп түгел. Шуңа күрә аларның һәркайсы аерым әһәмияткә ия. Мәсәлән, Ислам динендә кулланылучы Һиҗри исәп буенча тиздән яңа 1438 ел башлана. Быел Яңа ел бәйрәме 3 октябрьгә туры килә.

Бу — Милади исәбе буенча 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күченү көне. Һиҗри календарь шуннан башлана. Ел 12 айдан һәм якын­ча 354 көннән тора. Бу – Айның Җир тирәли тулы әйләнеш ясау вакыты. Һәр так ай — 30, җөп ай 29 көннән тора. Шул сәбәпле, Ислам бәйрәм­нәренең урыны Милади исәбендә, ягъни Җирнең Кояш тирәли әйләнеш вакытына нигезләнгән хәзерге календарьда һәрдаим үзгәреп тора.

Һиҗри исәп буенча яңа ел Мөхәррәм аеннан башлана. Бу көнне мәчетләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мә­динәгә күченүенә багышланган догалар укыла. Мөхәррәм ае чын мөселман өчен аерым әһәмияткә ия. Аны ничек уздыр­саң, елның калган айлары да шулай үтәчәк дип ышаныла. Шуңа күрә һәр мөселман бу айны Аллаһка хезмәттә үткәрергә тырыша: мохтаҗларга хәер-садака тарата, мәчетләр төзү өчен акча бүлә.

Мөхәррәм Аллаһ тарафыннан һәртөрле ызгыш-сугыш, үч алу, низаглар тыелган дүрт ай исәбенә керә. Ул — тәүбәгә килү һәм догалар аша ярлыкау сорау вакыты. Бер хәдистә Мөхәррәм аеның ураза тоту өчен Рамазан аеннан кала иң кулай ай булуы билгеләнә. Мөхәммәт пәйгамбәр Мөхәррәм аенда бер көн ураза тотуның савабын башка айлардагы утыз көнгә тиңли. Шуңа күрә бу айда изге уйларда гына булып, якыннарың белән ызгышка кермичә, көннең якты вакытында ашау-эчүдән тыелырга кирәк.
Читайте нас: