Әлеге һөнәр ияләре олы һәм кече буын арасында үзенчәлекле арадашчы да булып тора, бигрәк тә, “авыр” үсмерләр булган очракта. Сер түгел, проблемалы һәм имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар җәмгыятьтә һәрвакыт яшерен нәфрәт, күралмаучанлык хисе, аларны аерып алу теләге тудыра. Тик вакытында күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм бөртекләп башкарылган эш кенә андый балаларның язмышын билгели, уңай нәтиҗәләр китерә. Бу җаваплы эшне бүген социаль педагоглар башкара.
Социаль педагогларның бәйрәме ел саен 2 октябрьдә үтә. Башкалар белән чагыштырганда, ул бик яшь бәйрәм, быел 8нче тапкыр уза. Аны үткәрү турындагы карар 2009 елда Копенгагенда социаль педагогларның халыкара конференциясендә кабул ителә.
Әлеге игелекле һөнәр ияләрен бүген мәктәптә, интернатта, балалар йортында, реабилитация үзәгендә, социаль хезмәт күрсәтү урынында очратырга була. Социаль педагог — авыр тормыш хәлендә калган, имин булмаган гаиләдәге, психик яки физик тайпылышы булган балаларның иң якын ярдәмчесе, таянычы. Алар бүген балаларга аеруча кирәк.