+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 октябрь 2016, 02:00

Өй салуның ние бар...

Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Бөтендөнья архитекторлар көне билгеләнә. Аны 1985 елда Халыкара архитекторлар берлеге игълан итә. Әлеге оешмага 1946 елда Лондонда узган халыкара киңәшмә вакытында нигез салына. Төп максаты – сугыштан соң хәрәбә хәленә килгән шәһәрләрне яңадан тергезү, архитектура ягыннан элекке хәленә кайтару була. Бу утырышта СССР архитекторлары да катнаша. Бүгенге көндә йөздән артык илдә берлекнең секцияләре эшли. Бер миллионнан артык төзелеш остасы анда әгъза булып тора.

1996 елга кадәр бәйрәм июльнең беренче дүшәмбесендә билгеләнә. Ләкин Халыкара архитекторлар берлегенең Барселонада узган ХХ ассамблеясендә ул октябрь башына күчерелә һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан билге­ләнүче Бөтендөнья торак көне белән бер­ләштерелә.
Читайте нас: