1957 елда команда комплексы төзелә, шул ук елның 4 октябрендә тәүге юлдаш очырыла. 1961 елның 12 апрелендә җиһанга беренче кеше күтәрелә. 1970 елда үзәк идарәлек булдырыла, 1992 елда исә Хәрби-космос гаскәрләре оештырыла. Бу частьлар, Байконурдан тыш, Архангель өлкәсенең Мирный шәһәрендә, Мәскәү өлкәсенең Краснознаменск һәм Ленинград өлкәсенең Лехтухи поселогында да урнашкан. 2001 елда Космик гаскәрләр оештырыла, ул Һава-космик көчләр составына керә.
Яңа төр гаскәрләр оештыруның максаты – илнең хәвефсезлеге сагында тору, юлдаш системалары белән идарә, Русия Кораллы көчләрен мәгълүмат белән тәэмин итү.
Русия Президентының 2006 елдагы указы белән җиһанга тәүге юлдаш очырылган 4 октябрь Космик гаскәрләр көне буларак билгеләнә башлый.