+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
4 октябрь 2016, 02:00

Барысы да җиһан җимеше

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән 1999 елдан 4-10 октябрь Бөтендөнья космос атнасы буларак игълан ителгән. Космик фәннең һәм техниканың кешелек үсешенә, тормышны яхшыртуга керткән зур өлеше шул рәвешле хөрмәтләп искә алына.

Әлбәттә, бу атнаның нәкъ октябрь башында сайлануы очраклы түгел. 1957 елның 4 октябрендә Җирнең беренче ясалма иярчене очырылса, 1967 елның 10 октябрендә Дәүләтләрнең җиһан киңлекләрен өйрәнү һәм файдалану эшчәнлеге принциплары турында килешүе кабул ителгән. Соңгы елларда бу атна уңаеннан 90га якын илдә 2200ләп бәйрәм чарасы үткәрелгән. Аларда миллионнан артык кеше катнашкан. Һәр ел саен чаралар аерым бер темага багышлана.

Җиһан – чиксез, йолдызлар – ерак, ә космик технологияләр өлкәсендә эшләүчеләр гайре табигый зат булып күренсә дә, көнкүрештә без космик фән җимешләрен бик теләп кулланабыз. Без караган телевизорлар, без сөйләшкән кесә телефоннары, шулай ук, навигаторлар, заманча карталар, тефлон табалар, киемнәребездәге “молния”ләр, термокием, су фильтрлары, телефоннардагы цифрлы фотокамералар һ. б. – барысы да космонавтика өлкәсендәге ачышлар нигезендә пәйда булган.
Читайте нас: