“Көлегез, көлегез, файдасы күп – белегез!” дигәндәй, галимнәр раславынча, елмаюның да файдасы күп. Ул – стресска каршы нәтиҗәле чара. Әйдәгез әле менә шушы мизгелдә үк тормышыгыздагы берәр күңелле вакыйганы хәтерге төшереп, үз-үзегезгә елмаеп куегыз! Кайда булды теге каш җимереп килгән кара болытлар?! Табиблар да, елмаю иммунитетны күтәрә, ирен мускулларының хәрәкәте нерв системасын тәртипкә китерә, дип исәпли.
Елмаю сезнең позитив кәефтә булуыгызны күрсәтә, ә хатын-кызлар өчен иң оста куллар салган затлы макияжны да алыштыра ала, бит тиресен яхшырта, җыерчыклар хасыйл булуга киртә куя. Я, кайсыгыз моңа каршы? Каршылар юк, димәк, елмаеп-көлеп кенә, дуслар, елмаеп-көлеп кенә...