Хатларга элек шундый игътибар бирелгән ки, хәтта Халыкара хат атналыгы да билгеләнгән. Ул (Бөтендөнья почта берлеге оешкан көн) 9 октябрь туры килгән атнада үткәрелә, почтага һәм аның хезмәткәрләренә багышлана. Бәйрәмгә 1957 елда XIV Бөтендөнья почта конгрессы нигез сала. Күп илләрдә бәйрәм уңаеннан махсус маркалар чыгарыла. СССРда исә, хат атналыгында, почта маркалары белән беррәттән, маркаланган конвертлар да чыгарылган. Атна буе Мәскәүдә, Ленинградта, союздаш республикалар башкалаларында һәм башка шәһәрләрдә махсус почта штемпельләре ярдәмендә конвертлар билгеләнгән. Әлеге көндә бәйрәм күбрәк тарихны өйрәнүгә багышлана.