+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
8 октябрь 2016, 02:00

Араларның ераклыгын кем якынайта?

Бөтендөнья почта көне — Бөтендөнья почта берлеге тарафыннан билгеләнгән халыкара бәйрәмнәрнең берсе. 1939 елда Буэнос-Айреста үткән Бөтендөнья почта конгрессында аны 9 октябрьдә билгеләргә карар ителә.

1874 елның 9 октябрендә Берн шәһәрендә (Швейцария) 22 ил, шул исәптән Русия, вәкилләре тарафыннан Генераль почта берлеге нигезен булдырган Берн килешүенә кул куела. 1878 елда ул “Бөтендөнья почта берлеге” дип атала башлый. Бүген әлеге берлек составында 192 ил исәпләнә. 9 октябрьдән бөтен дөньяда Халыкара хат атналыгы үткәрелә.

Халыкара почта клиентларының 6800 телендә “сөйләшә” һәм дөньяда иң озын челтәр булып тора. Ул товарларны исән-имин илтеп тапшыру һәм идеяләр белән алышу өчен тәгаенләнгән. Почта дусларның фикерләрен зур араларга тапшырырга, төрле фирмаларга клиентлар табарга һәм аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итә.

Почта көнен июльнең икенче якшәмбесендә билгеләгән Русия — бу абруйлы халыкара оешманың өлкән әгъзаларының берсе. Федераль почта элемтәсе челтәре 42 мең объектны үз эченә ала, алар арасында 40 меңнән артык почта элемтәсе бүлекчәсе, 1860 почта элемтәсе узелы, 100гә якын почтамт бар. Ул ил территориясенең 99 процентын хезмәтләндерә.
Читайте нас: