+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
8 октябрь 2016, 02:00

Гимн һәм Герб – дәүләтчелек билгеләре

1993 елның 12 октябрендә Башкортстан Республикасының дәүләт Гимны һәм Гербы кабул ителде. Гимн республика мөстәкыйльлеген, аның халыклары бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерсә, Герб исә дәүләтчелек билгесе булып тора.

12 октябрьдә республиканың Дәүләт гимны турында закон кабул ителә. Фәрит Идрисовның “Республика” тантаналы көе Башкортстанның дәүләт гимны булып тора, текст авторлары — Равил Бикбаев һәм Рәшит Шәкүр.

Республика дәүләт Гербы буенча эш ел ярымнан артык дәвам итә. Проект авторлары иске кануннардан котыла алмый: гербның төрле вариантларында я башаклар бәйләме, я урак белән чүкеч сурәтләнә. 1993 елның 12 декабрендә Югары Совет “Башкортстан Республикасының Дәүләт гербы турында” Закон кабул итә. Республика парламенты тарафыннан кабул ителгән проектны “Китап” нәшрияты рәссамы Фазлетдин Ислахов ясый.

Башкортстан Республикасы Дәүләт гербында милли бизәк белән уратып алынган түгәрәк эчендә чыгып килүче кояш фонында милли батыр Салават Юлаев һәйкәле сурәтләнә. Түбәндә – курай таҗы һәм Башкортстан Респуб­ликасының Дәүләт флагы төсенә буялган һәм “Башкортостан” дип язылган тасма. Геральдика кагыйдәләре буенча, гербларда анык шәхесне сурәтләргә ярамый. Әмма, башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевның портреты сакланмаган, һәйкәл яугир егетнең, азатлык һәм гаделлек өчен көрәшүченең гомумиләштерелгән образын гәүдәләндерә.

Башкортстан Дәүләт гербының төсле сурәтләнешендә Салават Юлаев һәйкәле һәм милли бизәк – алтынсу, курай таҗы – яшел, чыгып килүче кояш ачык алтынсу төстә, кояш нурлары – сары, һәйкәл белән бизәк арасындагы фон – ак, эчке һәм тышкы түгәрәкләр куе алтынсу төстә.

Һәр илнең, төбәкнең дәүләт символлары аның тарихын һәм йолаларын, дәүләт сәясәте кыйммәтләрен һәм өстенлекләрен чагылдыра. Башкортстанның хәзерге символикасы, элеккесе белән чагыштырганда, шушы таләпләргә, һичшиксез, тулырак җавап бирә.
Читайте нас: