+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
8 октябрь 2016, 02:00

иң абруйлы басмаларның берсе

Матбугат сөючеләр арасында “Республика Башкортостан” гәзитен белмәгән кеше сирәктер. Урыс телендә нәшер ителүче бу басма укучыларын республикада барган хәл-вакыйгалар белән һәрдаим таныштырып килә, халык өчен объектив мәгълүмат чыганагы булып тора. 8 октябрьдә гәзит туган көнен – 110 еллыгын билгели.

Ул үз тамырлары белән 1906 елның 8 октябрендә чыга башлаган “Уфимский рабочий” гәзитенә барып тоташа. Әлеге басма, инкыйлаб идеяләрен пропагандалап, яшерен типографиядә нәшер ителә. Гәзитнең барлыгы 28 саны чыгып өлгерә. Беренче мөхәррире Алексей Харитонов (яшерен кушаматы – “Романыч”) була. Аннары басмага Борис Волин мөхәррирлек итә. 1908 елның 17 октябрендә гәзит чыгудан туктый.

Февраль революция­сеннән соң, 1917 елның 19 мартында гына ул “Вперед” исеме астында яңадан нәшер ителә башлый. Мөхәррире танылган революционер Алексей Свидерский була. Тиздән РСДРП ҮК карары белән аны Людмила Сталь алыштыра. 1919 елның июленнән башлап гәзит “Известия Уфимского губернского революционного комитета” исеме астында дөнья күрә. 1922 елда гәзит РКП(б) өлкә коми­тетының һәм Башкорт АССРы Үзәк Башкарма комитетының рәсми басмасына әверелә һәм “Власть труда” исемен ала. 1925 елның 1 гыйнварыннан 1951 елның сентябренә кадәр “Красная Башкирия” дип атала. Аннан соң СССР таркалганчы “Советская Башкирия” исемен йөртә. Гәзит 1966 елның 11 августында Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Бүген “Республика Башкортостан” гәзите, Русия матбугаты традиция­ләрен дәвам итеп, илебезнең мәгълүмат чаралары мәйданында лаеклы урын били. Танылган журналист Эльза Хорева җитәкчелегендәге иҗади коллектив төбәк һәм Русия күләмендә үткәрелгән төрле конкурс-бәй­геләрдә җиңүләр яулый.
Читайте нас: