+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
15 октябрь 2016, 02:00

Күзләрне саклагыз!

Бөтендөнья күрү көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләнә.

Календарьда бу көн сукырлык, күрү бозылу, күрү бозылган кешеләрне реабилитацияләү проблемаларына игътибарны җәлеп итү өчен билгеләнә. Аны үткәрүдә әлеге проблеманы хәл итү белән бәйле төрле оешмалар катнаша.

Сукырлык – күрү сәләте юклык. Хроник сукырлыкның төп сәбәпләре – катаракта, глаукома, олыгаю сәбәпле сары тапның дегенерациясе, күзнең үтә күренмәле мөгез катлавының тоныклануы, трахома һәм балаларда А витамины җитмәү яки башка сәбәп белән күз авырулары булу. Дөньяда олыгаю сәбәпле һәм контрольдә тотылмаган диабет аркасында килеп чыккан сукырлык иң еш очраганы. Сукырлыкны кисәтү буенча халыкара агентлык күрсәткечләре буенча 284 миллион кешенең күрү буенча проблемалары бар, аларның 39 миллионы бөтенләй күрми. 19 миллион бала күз авырулары беләшн җәфалана. Вакытында дәвалаган очракта сукырлыкның 80 процентын җиңеп булыр иде.

Бөтендөнья күрү көне кысаларында күз авыруларын булдырмауга юнәлтелгән төрле аңлату һәм кисәтү чаралары үтә. Кайбер илләрдә бу көнне кешеләрнең офтальмологта тикшерү үтү мөмкинлеге бар. Күзләрне даими тикшертеп тору авыруларны иртә стадиядә ачыкларга, вакытында чаралар күрергә һәм зур проблемаларны булдырмаска ярдәм итә.
Читайте нас: