+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
15 октябрь 2016, 02:00

Психик сәламәтлек бик мөһим

Бөтендөнья психик сәламәтлек көне 1992 елдан Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе башлангычы белән билгеләнә. Максаты – халыкның мондый сәламәтлеге проблемалары, аны ныгыту, кисәтү һәм дәвалау хакындагы белемен арттыру.

Ел саен 10 октябрьдә бу көн уңаеннан халыкара психиатрия оешмалары тарафыннан тематик журналлар чыгарыла, халыкара хәрәкәттә катнашырга чакырып, хөкүмәт структураларына һәм сәламәтлек саклау органнарына мөрәҗәгатьләр җибәрелә.

Психик сәламәтлек тазалыкның бик мөһим, аерылгысыз өлеше булып тора. Ул кеше тормышының имимлеген билгели һәм аның нигезе булып тора.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләвенчә, бүген безнең планетада психик авырулардан интегүче 450 миллион кеше яши. Көнбатыш илләрендә һәр җиденче кеше шизофреник яисә депрессияләргә һәм эчкечелеккә бирелгән. Психик тайпылышлы күп кешегә дәвалану мөмкинлеге дә юк.

Бөтендөнья психик сәламәтлек көненең иң төп бурычы – депрессияләрдән, шизофрения, Альцгеймер авыруы, наркотикларга бәйлелек, бума чире акылга зәгыйфьлектән интегүләрнең таралуын азайту. Артык күп мәгълүмат мохите, илдәге сәяси һәм икътисади катаклизмнар, еш стресслар әлеге авыруларга китерүче төп сәбәпләр булып тора.

Кызганычка каршы, стресслар заман кешесе тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнеп бара. Кешеләр стресс белән көрәшүнең төрле юлларын уйлап табарга тырыша, ләкин иң беренче мөһим кагыйдә — аның белән көрәшергә түгел, ә стрессны булдырмаска кирәк.
Читайте нас: