Елның тугыз аенда идарә 179,1 миллион сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарган. Шул исәптән, 170,3 миллион сумлык эшләрне күгәрченлеләр фәкать үз көчләре белән башкаруга ирешкән. Узган елгы күрсәткечтән бу 15 процентка артыграк. Гомумән, предприятие ел ахырына кадәр барлыгы 210 миллион сумлык эшләр башкарырга исәп тота. Нәтиҗәдә, күрсәткеч, 2015 елныкыннан – 42 процентка артып, еллык план 128 процент тәшкил итә. Мондый югары нәтиҗәләргә ирешү серләре нидә? Күгәрчен юлчылары кайларда хезмәт сала? Предприятие икътисадчысы Җәмил Әпсәләмовтан шул хакта сораштык.
— Куәтле техника, бердәм коллектив Күгәрчен районында гына түгел, Башкортстан төбәкләрендә дә хезмәт салырга мөмкинлек бирә, — диде Җәмил Гайнетдин улы. — Әйтик, быел алты – төбәк, дүрт – муниципаль һәм 12 тышкы заказ объектларында эшләдек. Төбәк заказы 135,5 миллион сум күләмендә үтәлеп, предприятиенең тугыз ай эчендәге гомум төзелеш-монтаж эшләренең 80 процентын тәшкил итте. Шул исәптән, 87,7 миллион сумга 437,1 чакрым төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары тәртиптә тотылды.
Әйткәндәй, без Магнитогорск — Ира автомобиль юлының иң озын өлешен — 105 чакрым юлны хезмәтләндерәбез. Бу эшне бик намуслы башкарабыз. Ел ахырына кадәр төбәк заказы буенча 171 миллион сумга җитәчәк. Төзекләндерелеп, 14,5 чакрым асфальт-бетон өслекле юл файдалануга тапшырылды. Магнитогорск — Ира юлы төзекләндерелә. Барлыгы 19 чакрым юлга асфальт түшәлә. Күләм мөһим булса да, сыйфат һәрвакыт игътибар үзәгендә кала. Без төзегән, төзекләндергән юллар озын гомерле булырга, җәмгыятькә игелек китерергә тиеш.
Кешеләрнең иминлеге, тормышның көйле баруы юллар төзеклегенә дә бәйле. Муниципаль заказ юлчылар өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Мәгълүм булуынча, һәркем үз өендә тырышыбрак хезмәт сала. Өйдә эш сыйфатына да таләпләр югарырак. Чөнки танышлар, күршеләр, туганнар, урындагы халык эшне кем башкарганын яхшы белә. Күгәрченлеләр, чит төбәкләрдән тыш, туган якларында да игътибарга лаек хезмәт сала. Күгәрчен Юл төзү һәм төзекләндерү идарәсе югарыда телгә алынган вакытта 32 миллион 466 мең сумлык муниципаль заказ үтәгән. Шул ук вакытта еллык план 36 миллион 358 мең сум тәшкил итә. Ел тәмамланырга ике айдан артык вакыт калса да, еллык план 89 процентка үтәлгән.
Тәгаен эшләргә килгәндә, Морак авылы урамнарында 12570 квадрат метр юл асфальтланган. Урындагы әһәмияткә ия 213,2 чакрым юл югары дәрәҗәдә хезмәтләндерелә. Күптән түгел авыл юлларын төзү федераль программасы буенча Күгәрчен районының Мокас авылына кергән урында 700 метр юл асфальтланган. Күгәрчен районы авылларында 620 мең сумга чокырлар ямалды. Авыл юлларының төзек булуы халык яшәеше өчен зур әһәмияткә ия.
Икътисади кризис шартларында предприятиене, коллективны саклап калу өчен күбрәк эшләү мөһим. Билгеле, сыйфатлы хезмәт салучылар гына чит төбәкләрдәге объектларга дәгъва итеп, көндәшләренең борынына чиртә ала. Күгәрчен юлчылары Башкортстанда да, илдә дә абруй казанган. Шулай булмаса, алар тышкы заказлар буенча еллык планны тугыз айда арттырып үти алырлар идеме? Бик шикле. Саннарга килгәндә, шушы елга тышкы заказ ике миллион сум тәшкил иткән. Югарыда телгә алынган вакыт эчендә 2354 мең сумлык эшләр башкарылган. Ягъни, план 118 процентка үтәлгән. Гомумән, ел ахырына 2 миллион 474 мең сумлык эш башкарып, еллык планны 124 процентка үтәү күздә тотыла. Объектлар исемлегендә Бөрҗән районының Котан авылындагы мәктәп территориясе, Сапык — Сатлык, Әрдәт — Башкорт Бөркете автомобиль юлларындагы күперләренә асфальт түшәү эшләре дә бар.
Шулай ук, күгәрченлеләр башка төбәкләрдәге юлчыларны чимал белән тәэмин итүгә дә зур өлеш керткән. Атап әйткәндә, “Башкиравтодор” филиалларына барлыгы җиде миллион сумнан артык продукция сатылган. Вак ташка, ташка, ком-гравий, асфальт-бетон катнашмаларына ихтыяҗ аеруча зур булган. 4 миллион сумга “Башкиравтодор” филиалларына продукция бирелә. Кирәк чакта ярдәм кулы сузу – юлчыларның канында. Күгәрченлеләр техника белән 1,5 миллион сумлык хезмәт күрсәткән.
Аңлашыла, һәр предприятиедә кеше капиталы игътибар үзәгендә. Коллектив бердәм һәм тырыш булмаса, бернинди техника да, технологияләр дә югары нәтиҗә бирми. Җәмил Гайнетдин улы бер төркем хезмәт алдынгыларын мактап телгә алды. Водительләр Мохтар Мусин, Марсель Нуралин, Айдар Искужин, Эльвир Кинҗәбулатов үрнәкле хезмәт күрсәтә. Төягеч машинисты Самат Байдәүләтов, юл эшләре мастерлары Рәис Вәлитов белән Илнур Кинҗәбулатов, асфальт түшәгеч машинисты Илнур Гыйбадуллин иң катлаулы эшне дә җиренә җиткереп башкаралар. Предприятиедә хезмәт салучы башкаларның да хезмәте югары бәһагә лаек, шулай булмаса, югары казанышларга ирешеп булмас иде.
Икътисади кризис яңа сынаулар алдына куя. Күренүен-чә, катлаулы хәл-шартларда да үсешергә мөмкин икән. Моның өчен, барыннан да бигрәк, тырышлык һәм максатка омтылу таләп ителә. Күгәрченлеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе — моңа ачык мисал.