Әлбәттә, авыртуны басу чаралары борынгыдан ук булган. Мәсәлән, индеецлар төрле үсемлек сутлары кулланган, борынгы грек табибы һәм философ Диоскорид тынычландыручы үсемлекләргә игътибар иткән.
Җәмгыять үсешү белән медицина өлкәсендә, шул исәптән анестезиологиядә дә, белемнәр камилләшә һәм медицинада аерым тармак барлыкка килә. Бүген ул хирургиядә, психиатриядә, наркологиядә һәм башка медицина өлкәләрендә бик кирәкле.
Заман медицинасында берничә төрле анестезия билгеле. Алымнар һәм препаратлар да даими камилләшә бара.